ӘҮМӘКЛӘШҮ ф. 1. Бер-берсен тарткалап, берсе өстенә берсе егылып аунашу; берсе өстенә берсен өем ясап, егып уйнау; егылып, күчкә өелү. Әүмәкләшкәндә ялгыш атылган пуля Булганинның яңагын кисеп үтте. Ә.Гаффар. Юк, Матушкин сөрлекмәгән, абынмаган һәм аны җил дә бәреп екмаган иде: ул ниндидер күзгә күренмәс бер дошманның бугазына ябышкан да, имеш, аның белән кар өстендә әүмәкләшә иде. Ә.Мушинский

2. рәв. мәгъ. Берсе икенчесен уза-уза, берсе икенчесен каплап, өсте-өстенә өелеп. Әүмәкләшә-әүмәкләшә, өсте-өстенә өерелешеп килгән болытларга күзем төште. Ә.Гаффар

Әүмәкләшә башлау Әүмәкләшергә тотыну. Икәүләшеп йолкыйбыз, тегермәнче малае егәрле, Рәфгатьне кагып кына җибәрде, без әүмәкләшә үк башладык.А.Гыйләҗев

Әүмәкләшә тору Әле, хәзер әүмәкләшү; озак вакыт әүмәкләшү. Малайлар, әүмәкләшә торгач, ике карлыган куагын изделәр ---. А.Гыйләҗев. Шулай алар, шаярышып әүмәкләшә торгач, кочаклашкан килеш, түшәк-мендәрләре белән бергә, идәнгә – йомшак келәм өстенә килеп төштеләр. Г.Гыйльманов

Әүмәкләшеп алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада әүмәкләшү. Окопташ дуслар, кочакланышып, яшел чирәмдә әүмәкләшеп алалар. Р.Төхфәтуллин. Наилә алгы өйдән кер бавы табып чыкканчы шактый вакыт үтте, тегеләр тагын әүмәкләшеп алдылар бугай, шакылдау, дөбердәү көчәеп алды. М.Маликова

Әүмәкләшеп бетү Барысы да әүмәкләшү. Малайлар, кызлар бергә җыелабыз да көлешә-көлешә узышабыз, бер-беребезнең өсләренә егылып, әүмәкләшеп бетәбез. Н.Хәсәнов

Әүмәкләшеп китү Кинәттән яки көтмәстән әүмәкләшә башлау. Заһит шул ук секундта биюче өстенә ыргылды, ләкин эләктерә алмады, чыр-чу килеп, аның үзен камап алдылар, кайсы – муенына, кайсы аяк-кулларына асылынды. Әүмәкләшеп киттеләр. М.Әмирханов

Әүмәкләшеп кую Кинәт кенә әүмәкләшергә тотыну; кыска гына вакыт әүмәкләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә