ӘҮМӘКЛӘ’Ү ф. 1) Әле – бер, әле икенче якка янтаеп, бер яктан икенче якка авып хәрәкәтләнү. Яшел «газик», тракторлар сырлап бетергән тигезсез юлда як-якка тирбәлеп, әүмәкләп, Күктугай ягына китеп барды. Н.Фәттах 2) Аунату, тәгәрәтү (җирдә, карда). Без аны үзебез дә әүмәкләр идек шунда. А.Алиш Әүмәкләп бетерү Тәмам, озаклап тәгәрәтеп әүмәкләү Әүмәкләп салу Кинәт әүмәкләү, аягыннан егу. Берәүне ничек кирәк алай әүмәкләп салгач, әтәчләнеп, тагы кереп баскан иде, икенче бер йомры гына адәм моны баш аркылы шундый томырды, мәйдан халкы «Ма-ла-дис!» дияргә генә өлгереп калды. Ф.Хөсни |