ӘҮМӘКЛӘНҮ ф. 1) к. әүмәкләү (1 мәгъ.). Аның чәчләре битенә төшкән, ул авыр гәүдәсе белән әүмәкләнеп шуыша иде. Г.Бәширов 2) Берсе өстенә берсе өелү. [Аю балалары] Әле аяк астында аунап, әүмәкләнеп, кешегә йөрергә ирек бирмиләр, әле сәке өсләренә менеп чүлмәкләрне аударалар да әйберләрне түгәләр иде. Р.Гали. Көзге күктә болыт бар, әүмәкләнеп агышы. К.Сибгатуллин Әүмәкләнә башлау Әүмәкләнергә тотыну Әүмәкләнеп китү Кинәт әүмәкләнә башлау Әүмәкләнеп тору 1) Әүмәкләнгән хәлдә булу 2) Бертуктаусыз әүмәкләнү |