ӘҮЛИЯ [әүлийа] и. гар. дини 1. 1) Ислам диненә чын күңелдән бирелгән, шул диннең нигезләрен халыкка тараткан, Аллаһның кодрәтенә инандырган изге кеше. Елар идем, күздә яшьләр кипкән, Таулы-ташлы барыр юлыбыз… Беркемне дә алдамыйча китәм, әүлиялар, дога кылыгыз! Г.Афзал

2) Изге күңелле, күңеле гел яхшылыкта булган кеше, изге җан, изге зат. Чыннан да, берәү үзе турында шундый итеп тел тегермәне тарта, дус-дошман арасында шундый кече күңелле итеп күрсәтә, «чын әүлия» дип уйлыйсың. Н.Хәсәнов. Мәдәниятле теге әүлия янында ферма исе сеңгән күлмәк-ыштаннан утыру дөрес булмас иде. Ф.Садриев. Болар бәрәңге ашап яши торганнардан түгелдер – әүлиялардыр. Ә.Баянов

3) Киләчәкне әйтеп бирүче, күрәзәче; нәрсә буласын алдан белүче. Аның хакында электән үк «әүлия икән, кешенең күңелендә ни барын белә икән, алдан биргән хәбәрләре дөрес чыга икән» дип сөйлиләр иде. Г.Ибраһимов. Күңел – әүлия диләр бит, дөрес сүз икән. Г.Ибраһимов. [Вәзир:] Юк, падишам, мин сихерче дә, тылсымчы да, әүлия да түгел. В.Юныс

2. с. мәгъ. Кешелекле, ярдәмчел, шәфкатьле. [Балыкчы:] Малтабар булса да, әүлия кеше. Ф.Латыйфи. Теге чакта баш рольне уйнаган әүлия егетне таный язса да, Ильяс үзе аңа әллә ни игътибар итә алмады. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә