ӘҮКАТ и. гар. иск. 1) Ризык, азык; мал, байлык. Әүкате бар кеше теләгән вакытында ашар. К.Насыйри

2) Яшәеш, тормыш. Инде кабул күрмәсәң, Кайлардан кая китием? Арбакаш булып, су ташып, Әүкатемне итием. Дастан

3) күч. Рухи азык, җан азыгы. Җанга әүкат алырдай кеше дә юк... Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә