ӘҮВӘЛГЕ’ЧӘ рәв. Элеккечә, баштагы кебек, элек булганча. Ул һаман да лекцияләрен укыды, әүвәлгечә конференциядә, симпозиумнарда катнашты. Ә.Мушинский. [Ашханәдә] Ул пилмәнне, әүвәлгечә чүмече белән генә тондырмыйча, иренен дога кылгандай кыймылдатып, кашык белән санап кына салды. Ә.Гаффар. Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә