ӘҮВӘЛГЕДӘН рәв. 1) Элеккегә караганда. Сугыш башлангач, әүвәлгедән дә яхшырак тора башладылар. Г.Гобәй. Парикмахер, әүвәлгедән дә килешле итеп: – Извольте-с Вас получить! – дип, безгә мөрәҗәгать итте. Һ.Такташ

2) Элек-электән, борынгыдан. Әүвәлгедән килгән йола



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә