ӘҮВӘЛГЕ с. 1) Баштагы, башланган вакыттагы. Шулай итеп, менә инде уеныбыз яңадан әүвәлге дәртле хәленә кайта, дип торганда гына, тәрәзәдән тагын: – Гомәр! – дигән тавыш ишетелде. Ф.Әмирхан // Алдагы, элеккеге. Нинди дәрт белән каләм сызсам да кәгазь өстенә, Очмый әүвәлге юләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы. Г.Тукай. Имеш, байның әүвәлге хатыны карт икәнме, авыру икәнме, нидер булган, ул инде әҗәл көтеп ята, имеш. Г.Ибраһимов. Тегеләр дә хәзерге Садыйк – әүвәлге Садыйк түгел икәнен сизенгән кебек. Г.Исхакый. Хәзер язучы исә укучыларга әүвәлге – имгәтелмәгән нөсхәсен тәкъдим иткән. Р.Мостафин // Шул ук, элеккеге. [Отряд] Икегә аерылып, бер пары көнчыгышка таба томырылды, икенчесе юлын әүвәлге юнәлештә дәвам итте. Т.Әйди

2) Борынгы, борын замандагы, бик күптәнге. Бик күп җирләрдә әүвәлге Шәрыкның халәтенә өстерәргә тырышу күренә. Ф.Әмирхан

3) Күпмедер вакыт элек булган, элекке. Ара-тирә, яңа байлар аны искә алсалар да, үзләренчә, зур мәҗлесләр ясап, карчыкны чакыртсалар да, болар, әүвәлге заманныкына караганда, көлке генә иде инде. Г.Ибраһимов. Әүвәлге заманнарда без, салкын кибеттә, иртә белән сәгать биштән башлап кара төнгә кадәр сату итәдер идек, алай да байга тиз генә ярап булмыйдыр иде. Г.Коләхмәтов

4) Элек узган, элек үткән. Әсма белән әүвәл танышкан мәҗлеснең кадерле хатирәләре искә килделәр: моннан ике ел әүвәлге корбан гаетенең өченче көне иде. Ф.Әмирхан

5) Үткәндәге кебек. Аякта, әүвәлге чабата урынына, өр-яңа җәйге резинка булуы дәртле никрутның башын тагы да югарырак күрсәтә. Г.Ибраһимов

6) Беренче, тәүге. Мондый нурлы көнне мин әле гомерем эчендә әүвәлге мәртәбә күрәм. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә