ӘҮВӘЛ рәв. гар. 1. 1) Саннар белән килгәндә: шулкадәр вакыт алда, элек. Өч йөз еллар әүвәл, имештер, бөрҗән башкортлары яшәгән шушы төбәккә, җир эзләп, дүрт татар килеп чыгалар. Л.Хәмидуллин. Шубинның судтагы эшләре бер атна әүвәл генә беткән иде. Ш.Мөхәммәдев

2) Күп еллар элек, элекке заманда, элегрәк. Әүвәл ничек тордык? Ә.Гаффар. Әүвәлдә бу фәнне махсус кешеләр вә зур галимнәр өчен генә дип уйлаганнар. Ф.Әмирхан. Әүвәл өстәл янында дус булып бергә йөргән кешеләрнең һичберсе дә хәзер әйләнеп тә карамыйлар. Г.Камал

3) Нинди дә булса бер эшне башкару алдыннан, башлап, башта, иң элек, иң беренче итеп. Кеше, әүвәл, китапның тышлыгын тартып карады – нык икән, тиз үк умырылырга теләмәде, карышты. Ә.Баянов. Фарукҗан, шәһәрне чыгып, су буенда үскән бер агач ботагына кесәсендәге бер гәзит кисәген элеп куйды да, кулын күнектерер өчен, шуңа әүвәл – илле, аннары йөз адымнан атып карады. Т.Әйди. – Әбигә, әүвәл әбигә! – дип кычкыра башлады Рөстәм. Г.Кутуй. Башын иеп, йокымсырап, нарда утырган карт әүвәл аңышмыйча торды. Р.Кәрами

4) Беренче, тәүге. Әүвәл мәртәбә килгән кодаларыңнан чәй дә кызганып утырган шикелле сүз сөйлә, имеш! Ф.Әмирхан. Хадимәнең «комган» сүзен әүвәл мәртәбә ишетүе булганлыктан, «Иске татар сүзләре» исемле лөгать китабын карамаенча, бер җавап та бирә алмады. Ф.Әмирхан

5) Беренче булып, алдан. [Шаров Сәйдәргә:] Ачык ишеккә кем дә керә аны. Әмма әүвәл кергәннең хакы күбрәк була. Г.Үзиле. Тарантастан иң әүвәл Галәү сикереп төште, аның артыннан кечкенә, ябык кына кияү мулла төште. Г.Исхакый. Кемнәр ертыр бозык тәгълиматны, әүвәл үзем башлап ертмасам. М.Гали

2. с. мәгъ. Баштагы, элеккеге; борынгы. Әүвәл вакытларда аларга йөрсәң дә, ичмасам, аннан шатланып, күңелең күтәренке килеш кайта идең. Г.Камал. Әүвәл елларда ничек булса, бу ел да Мәкәрҗәдә халык бик күп иде. Ш.Мөхәммәдев

3. и. мәгъ. Башланган вакыт, башланыш. Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук, Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә дөнья бу. Кол Шәриф. Һәр нәрсәнең әүвәле һәм ахыры бар

◊ Әүвәл башта Иң элек. Әүвәл башта туп-туры Айтуган картка барып кердек. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә