ӘТТӘХИЯТ и. гар. дини 1) Намазның икенче һәм соңгы рәкәгатьләреннән соң тезләнеп утырып укыла торган дога. Мөхәммәтҗан җизни аңа карап торды да шап иттереп тезләренә сугып алды: әттәхият – намаз укыганда тезләнү. Г.Бәширов

2) күч. Тәртип, гадәт, кагыйдә; үзенчәлек. «Мәчет саен – бер әттәхият» дигәндәй, квартал саен – бер храм, храм саен – бер дин. М.Мәһдиев

◊ Әттәхияткә утырту к. әттәхият укыту Без аларга «әһ» итәргә дә бирмәбез, әттәхияткә утыртырбыз. Р.Хафизова. Әттәхият укыту Бик каты ачулану, җавапка тарту, нинди дә булса җәза бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә