Ә’ТТӘГЕНӘСЕ ы. Әйтелү интонациясенә карап, мактану, масаю, горурлану, гаҗәпләнү, соклану, канәгатьлек һ.б. хисләрне белдерә. – Кекин йортындагы ашханәдә эшләүче бер кызны каптырды бүген абзаң, әттәгенәсе! – дип шар ярды ул. В.Имамов. Менә әттәгенәсе! Киштәнең бер почмагында чып-чын гармун посып утыра иде. Р.Низами |