ӘТТӘ и. Әти (балалар телендә кулланыла). – Әттә! Әттә! – Бала караватка таба тупылдап килде дә үзен әтисенең күтәреп алуын таләп итте. – Әттә, ыһ-ыһ. – Елап та җибәрде. Ә.Баянов. Өстәвенә «әттә» дип тә әйтә әле ул минем йөрәккәем. Яле, улым, «әттә» диген әле, сабыем… З.Зәйнуллин |