ӘТРӘ’К-ӘЛӘМ и. фар. сөйл. Җәмгыятьтә абруйга, хөрмәткә ия булмаган, булдыксыз, хәерче, мескен кеше. [Мияссәр:] Әй, Рәсим!.. Синең кызган чак, минем кайнаган вакыт, икебез дә – коры куык кияү егете, әйдә, теге әтрәк-әләмнәрне интернат тирәсеннән өшкереп җибәрәбез. А.Гыйләҗев. Хатын-кызлар төрле яктан кычкыра башладылар: – Ул әтрәк-әләм дә бүген монда булырга тиеш! С.Зыятдинова |