ӘТРӘК с. сөйл. 1. Иске, алама, сәләмә. Агай безне баштанаяк сөзеп карап алды да: – Бишмәтләрегез бик әтрәк күренә, һава салкынча, туңарсыз бит! – диде. М.Галәү

2. и. мәгъ. Чүпрәк-чапрак, чүпрәк кисәге. [Сауфия:] Тутакаем, табаныңда туфрак булаем, тирләгәндә әтрәк булаем, ятканыңда түшәк булаем, кисмә чәчемне. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә