ӘТРАФ и. гар. 1. 1) Тирә-юнь, әйләнә-тирә. Әтраф тын, көймә тын, әлбәттә, күңел дә тын! Җ.Вәлиди. Чиксез иркен булган бу яклардагы башкорт җирләре – сөзәк кенә үрләр күтәрелгән, үрләр төшкән, бөтен әтрафта тирән тынлык хөкем сөргән. Ә.Еники. Алай да бездә сезнең әтраф кебек үк түгел! Г.Исхакый

2) Тирә, ян, кыр. Оренбургның әтрафы һәм коры икән, һичбер яшел нәрсә юк, ләкин эчендә бакчалары күп икән. К.Насыйри. --- бөтен Дәүләкән әтрафын айкап йөрүдән дә туктап тормадык. Ә.Еники. Күрәсең, Хумаюн шаһзадә Хәйбәр тарлавыгы әтрафындагы җәйләүгә сунар чыкканын да, дошманы әфгани Сур токымы Шерхан тозагына эләгеп, күп дусларының үлгәнен дә тәфсилләп сөйләгәндер. Р.Батулла

3) Чолганыш, даирә. Мәскәүгә сыенган хаин татарлар да, Казандагы сатлыклар да, тәхет әтрафындагы шымчылар да, бу дошманлыкны көчәйтеп, Казанны астан кайната башлады. Р.Батулла

4) Урын, як, тараф. Шушы елгадан шәһәр һәм бөтен әтраф «Казан» дип аталмыштыр. Һ.Атласи. Бу әтрафтан китәргә кирәк! Р.Сибат

2. рәв. мәгъ. Як-якка, тирә-юньгә. --- яңадан бер мәртәбә әтрафына карап алып, чит кеше юк икәнлеккә күңеле кәмаль карар тапкач, --- өстәл өстенә дүрт-биш данә күгәргән алтын һәм җиде-сигез данә күгәргән көмеш акчаларны чыгарып салды. Г.Камал

3. әтрафына, әтрафында, әтрафыннан бәйл. функ. Тарафына, ягына; тарафында, ягында; тарафыннан, ягыннан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә