ӘТМӘЛЛӘ’Ү ф. сөйл. Нәрсә бар – шуның белән, җиткәне белән, тегеннән-моннан табып оештыру, рәтләү. «Җир-мазар алсак, палатка куеп булса да җәйне үткәрер идек, көзгә кадәр вакыт бар, ни булса да, куыш әтмәлләрбез!» – дип сөйләштеләр Нәҗип белән Наилә. А.Гыйләҗев. Колхоз идарәсе ярдәме белән, шунда утар сымаграк нәмәрсә әтмәлләделәр. Ә.Баянов Әтмәлләп алу Тиз арада әтмәлләү. Китеп тор, мин аны хәзер үзем әтмәлләп алам! Х.Ибраһимов Әтмәлләп кую Тиз генә әтмәлләп әзер итү. Кара, ничек җыйнак, ыспай итеп әтмәлләп куйды! М.Хәсәнов Әтмәлләп ташлау Тиз-тиз әтмәлләү. Докладын да «һә» дигәнче әтмәлләп ташладым. М.Сәлим |