ӘТКӘ и. сөйл. 1. к. әти (1, 3 мәгъ.). [Үги әни:] Болай булса, әткәгез кайтканчы, өйне ишеп төшерәсез сез. Ф.Сафин. Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян, Яшь куянчыклар янә бездән туган. Г.Тукай // әткәсе тарт. форм. к. әтисе. Сүзгә әнисе Хәсәнә абыстай да кушылды: – Әткәсе, йә, җитәр, әллә Сабантуйдагы көрәшче кебек ыргытып бәрмәкче буласыңмы аны [Галимҗанны]? С.Поварисов // әткәм, әткәчем тарт. форм. Балаларының, яратып, иркәләп, әтиләренә эндәшү яки әтиләрен атау сүзе. И туган тел, и матур тел! Әткәм, әнкәмнең теле! Г.Тукай

2. с. мәгъ. Әти (4 мәгъ.) булган, үз балалары булган. Һәм әткә кошкай да шундый дәртле итеп, шундый онытылып сайрады. Г.Хәсәнов

3. әткәчем ы. мәгъ. к. әтекәйләрем. Әткәчем, моннан исән-сау котылып кайтсам, ярты ел ураза тотарием, ди. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә