ӘТИ и. 1) Үзеннән туган балаларга ата булган ир-ат (атага мөрәҗәгать иткәндә яки аның турында сөйләгәндә кулланыла). [Гөлйөзем] Әти, минем карыным ачты. Т.Гыйззәт. Әти, һәркөнне иртән, лампа куыгын бәллүр кебек җемелдәрлек итеп чистартып куя иде. М.Галиев. Менә ачык ишектән әти тавышы колакка чалынды. Г.Бәширов // әтисе тарт. форм. Хатынның иргә эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Ирек башын аска иде. Гөлҗамал, алар янына килеп: – Ярар инде, әтисе, кайтып кермәс борын, баланың йөрәгенә яра ясама, – диде. Ф.Садриев

2) Хатынга ирнең атасы; каената

3) Үзенең балаларына карата ата мөнәсәбәтендә булган иркәк яки ир җенесендәге хайван, кош-корт һ.б.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә