ӘТӘЧЛЕК и. сөйл. Кемнеңдер холкындагы юктан кызып китүчәнлек, үтә гайрәт күрсәтергә, юк кына эштән дә мактанырга яратучанлык; тәкәбберлек сыйфаты. Бөркетләрем! Әтәчлектән куркаклыкка – бер адым. З.Мансуров. Түбән очның Әтәч Закиры икән… Бернинди әтәчлеге юк, бу кушаматы аңа әтисеннән күчеп калган. Р.Низамиев. Кыяфәтендә бераз гына яшь әтәчлек тә бар бугай. Ч.Айтматов |