ӘТӘЧЛӘНҮ ф. 1) Сугышырга, талашырга, бәйләнергә сәбәп эзләү, кирәксезгә әрепләшү. Ярый, әтәчләнмә! Һәм абыеңны мыскыллама да! З.Хөснияр. Ул үз-үзен ачулана башлый: «Мескен көчсез хатынга барып, нигә әтәчләнергә инде!» – ди. С.Җәләл. Кулына озын, штыгы дүрт кырлы «трёхлинейка» дигән мылтык та килеп кергәч, Габдерәхим әтәчләнергә тотынды. З.Зәйнуллин

2) күч. Урынсыз кәпрәю, һавалану; нигезсез бәйләнү. [Тавис] Кабинеттан чыкканда әтәчләнә иде әле: «Һе, кара син аны! Синнән куркып торган, ди! Мин синең үзеңне көл итәм!» М.Маликова. «Мәдәни» дигән даирәләрдә исә, гомумән, динне логикасыз, реаль дәлилләрсез «фаш итү», әтәчләнеп сүгү бик күпләрнең көн итү – тамак туйдыру әмәленә әверелде. Ф.Дунай

Әтәчләнә башлау Әтәчләнергә тотыну. – Гафу үтен хәзер үк! – дип әтәчләнә башлаган иде, эчен тотып, бөгелеп төште. Ул минем самбист икәнлегемне белми иде шул, мескен. Т.Миңнуллин

Әтәчләнә бару Торган саен ныграк әтәчләнү

Әтәчләнә бирү Әтәчләнүне дәвам итү

Әтәчләнә төшү Бераз әтәчләнү. Шулчак Дәүран, әтәчләнә төшеп: «Мин аны даулап алырмын, анам бәгърем!» – дигән иде. М.Хәбибуллин

Әтәчләнеп алу Кыска вакыт эчендә, бераз әтәчләнү. --- егетләр арасында аның [Сәхилә] өчен әтәчләнеп алулар да булгалады. Д.Каюмова

Әтәчләнеп йөрү Шактый вакыт әтәчләнү. Ялга каршы көнне көн буе, бүген утыртып алып кайтмыйм мин аны, нигә шул хыянәтче белән бер чанада утырып йөрергә тиеш, ди, әле мин, дип, күңеленнән бик нык әтәчләнеп йөри. В.Нуруллин

Әтәчләнеп карау Әтәчләнергә омтылу. Иленә иминлек теләүчеләр барыр, ә инде кан теләүчеләр әнә әтәчләнеп карасын!..Б.Рафиков. – Ә бит безнең әбиләребез бәбиләрен ат өстендә тапканнар, – дип әтәчләнеп карады Айбиби. М.Хәбибуллин

Әтәчләнеп китү Көтмәгәндә, кинәт әтәчләнә башлау. Артист – артист инде: үз мәсәленең персонажлары әтәч булса, «әтәчләнеп» китә, тавык икән – кытаклый. Т.Миңнуллин

Әтәчләнеп тору Әле, күз алдында, хәзерге вакытта әтәчләнү. Рәхмәт әйтәсе урында, әтәчләнеп тора, ичмасам... К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә