ӘТӘЧ и. 1. 1) Тавыклар семьялыгыннан булган, ураксыман каурый койрыклы, зур кызыл кикрикле, аякларында шпорлары булган, ата җенестәге йорт кошы. Абзар куначасыннан, сузып кына, карлыккан әтәч кычкырды. Я.Зәнкиев. Әтәч – авылның байрагы, таңның шаһиты. А.Гыйләҗев 2) астр. Борынгы Көнчыгыш йолдызнамәсендә алтмыш еллык календарь циклның 12 төрле хайван белән белдерелгән унынчы билгесе; шул билгегә туры килгән елда туган кеше. Әтәч елы килде... Гомум отыш, Ачышларга тулып үткәч ел. Яшә, халкым, бәхет кочагында, Хәерле юл сиңа, Әтәч ел! Р.Батталов 3) күч. Сәбәпсезгә кинәт кызып китүчән кеше; юкка-барга да кызып китеп сугышырга гына торган кеше. Ул соңгы сүзен әйтеп өлгерә алмады, Нәҗипкә тибәргә азапланган ахирие, мәтәлеп китеп, «әтәч»нең аягына сыланды. З.Фәтхетдинов. Ләкин ул арада ике «әтәч» чын-чынлап эләгешеп киттеләр. Рамус Габделхәйне ике куллап тотып күтәреп алды да баш аркылы ыргытмакчы булды. Н.Фәттах. [Иван сәүдәгәр:] Йә, җитте сезгә, көзге әтәчләр. Ф.Латыйфи 4) күч. Мактанчык, бәйләнчек, тәкәббер кеше. Чеканың Фарухҗан Байкучатов дигән бер яшь әтәче иснәнә башлаган икән. Т.Әйди 2. с. мәгъ. Мактанчык, шапырынучан, тәкәббер. Син миңа әтәч егетлегең белән масайма әле монда, йомышың ни, Шакир? Н.Гыйматдинова 3. ы. мәгъ. Гаҗәпләнү, шаккату, аптырап калу хисләрен белдерә. [Беренче бала:] Әтәч, бу бит – кичә без битенә төкергән абый. [Икенче бала:] Ул халык дошманы, кабахәт, сатлыкҗан булган. Р.Батулла ◊ Әтәч азан әйткәндә Гомумән тормышка ашмаячак, булмастай берәр нәрсә. Әтәч баш Теләсә нинди эшкә яки кешеләр төркеменә баш булырга яраткан яки шуңа омтылган кеше турында әйтелә. Әтәч булу Җитәкчелек вазифасын башкару, кемнәргәдер баш булу. «Алын, әнисе, син бу эшкә, – диде Мәгъсүм миңа [Фидаяга]. – Гел тавык кына булып яшәмәссең, әтәч булып кылан беразга». М.Маликова. Әтәч булып куну Ябырылу, ташлану, сүз әйтергә дә бирмәү. Ул председатель өстенә, очынып килеп, әтәч булып кына кунмады. М.Хәсәнов. Әтәч булып кычкыра Кулына аз-маз акча килеп керсә, шунда ук аны кирәкмәгән әйберләргә тотып бетерергә әзер торган кешегә карата әйтелә. Кесәсендәге акчасы әтәч булып кычкырмаган түбән катлау кешесе, гадәттә, үзенә кирәк әйберне гади халык базарларыннан ала. В.Юныс. Әтәч гомере Гомере бик кыска, аз вакытта гына була, мәгънәсендә. Әтәче дә күкәй сала Берәр кешенең бәхетле, мул тормышына көнләшеп яки сокланып әйтелә. Әтәч итү Берәрсен, юри мактаган булып, көлкеле хәлгә калдыру. Әтәч кычкырту Зурдан кубып, күпертеп сөйләү, артык шау-шу тудыру. Тик үзәк матбугат кына «Казан феномены» дигән уйдырма тирәсендә шактый вакыт әтәч кычкыртты. Т.Галиуллин. Әтәчләр белән Иртән иртүк, иртә таңнан, таң белән. Әтәч тәпие сөйл. Штопор. Бир әле шул әтәч тәпиеңне, бөкесен ачып булмый моның. Н.Исәнбәт. Әтәч тиресе Бик юка һәм чыдамсыз тукыма. Әйдәле, әйдә, синең бу әтәч тиресеннән эшләнгән портфелеңне суга салып карыйк әле! З.Хөснияр. --- синең ул әтәч тиресеннән теккән нәмәстәң белән күшегеп бетәрсең. Т.Миңнуллин. Әтәч шикелле сикереп куну к. әтәч булып куну. [Хәбир:] Нигә әтәч шикелле сикереп кунарга гына торасың әле [Рәсим] син? Ф.Шәфигуллин |