ӘТӘМБИ и. диал. 1. 1) Ата-бабадан нәселдән-нәселгә күчеп килгән кыйммәтле сыйфатларын югалткан, чит кавемнәр, килмешәкләр белән кушылып каны сыекланган кеше; адәм актыгы. Асаба башкортлар бик күп җирле булганнар. Мәсәлән, Каңны Төркәй, Кобаулар – нәстәяшни башкорт алар, әтәмби түгел. Риваять. Мине ниндидер әтәмби дип белдегезме?! Р.Риян 2) Коелган орлыклар һәм шул орлыклардан үскән иген. Язын икмәк икмәгән әтәмбигә моң булыр. Мәкаль 3) күч. тирг. Кабахәт, азман, бәдбәхет 2. с. мәгъ. Көзен туган. Безнең әтәмби тәкәбез үсми калды ◊ Әтәмби бәрән Чирләшкә, зәгыйфь бала |