ӘТӘЛГЕ и. 1) зоол. Бөркетләр семьялыгыннан, кошлар һәм вак җәнлекләр белән туклана торган зур ерткыч кош; лачынның зур гәүдәле төрчәсе; русчасы: балобан обыкновенный. Әтәлге, мактанса, тычкан тоттым, дир. Әйтем. Әтәлгене куй, карчыганы чөй. Мәкаль. Әтәлге – аучы кошларның дансызрагы. Н.Исәнбәт 2) күч. тирг. Юньсез, явыз, холыксыз кеше. --- табын артындагы ягымлылык, итагатьлелек, мөлаемлык кебек сыйфатлар ирдә дә, хатында да юкка чыга, персонажларның телендәге «сандугачым-карлыгачым»ны «Сбулыч! Падлы! Сбинжә! Әтәлге!» сүзләре алмаштыра. А.Хәлим 3) күч. шелт. Берәр нәрсә өләшкәндә беренче булып ташлана торган әрсез кеше |