ӘТӘЛӘНҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса тиз-тиз эшләргә тырышу, ашыгу, кабалану. – Тукта, туган, бик әтәләнмә! – дип әйтте, ди, дөньяның акыллы диванасы Хуҗа Насретдин. Г.Ахунов. Үч алырга теләсәм дә, моны әтәләнеп кылмас идем. М.Хуҗин 2) диал. Кемгә дә булса бик нык ошарга, ярарга тырышу. [Кызлар] Нигә бу хәтле әтәләнәләр, нигә бик ягымлы сүзләр әйтәләр? Г.Бәширов Әтәләнеп алу Аз гына, кыска вакыт эчендә әтәләнү Әтәләнеп тору 1) Әле, хәзерге мизгелдә әтәләнгән булу 2) Һәрвакыт, даими әтәләнү |