Ә’СТӘГЪФИРУЛЛА Ә’СТӘГЪФИРУЛЛАҺ ы. гар. 1) Берәр яман (гөнаһлы) яки кеше булдыра алмаслык эш (сүз) турында ишеткәндә, кире уйларга кирәк, Алла ярлыкасын, мәгънәсендә әйтелә. [Карчык:] Әстәгъфирулла, килен, тәүбә диген. Ничек телең әйләнә? А.Гыйләҗев. Әстәгъфирулла, диген, Ибраһим, ничек миллион кешене ашатып була? В.Юнысов

2) Аптырау катыш шаккатуны, гаҗәпләнүне, хәйранга калуны белдерә. – Әстәгъфирулла! – Гөлчирәтти битен яулык очы белән каплап көлде. – Әле син, оялмыйча, шушы йорт искергәнгә тиклем яшәмәкче буласыңмы әллә?! Н.Акмалов. Күк йөзендә бер кара тап пәйдә булды. Менә ул чәүкә чаклы булды, торна зурлыгына җитте. Әстәгъфирулла, һаман зурая. М.Юныс. Ботын кисә! Ашый! Әстәгъфирулла, нишли, ахмак! Н.Исәнбәт. Әстәгъфируллаһ, ул турыда уйламавың, төшне юрамавың хәерлерәк. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә