ӘССӘЛАМЕГАЛӘ’ЙКЕМ ы. гар. Очрашканда сәлам бирү, исәнләшү сүзе («Сезгә иминлек телим!»). Әссәламегаләйкем, нихәл? Исәнме, балам?.. Г.Ибраһимов. – Әссәламегаләйкем, егетләр, – дип сәлам бирде ул. Р.Мөхәммәдиев. [Бәйрәмхан] Шыгырдавык ишекне каерып ачты, эчкә тиз генә кереп, юка киез эшләпәсен салды: – Әссәламегаләйкем! М.Хуҗин |