ӘСИРЛЕК и. 1) Әсир булу, дошман кулында булу. Тулы бер полк белән чолганышта калып, сугышның икенче елында ук әсирлеккә эләккән гап-гади солдатның бәргәләнгән җаны коллыкны күтәрә алмый иде. М.Галиев. Газаплы әсирлек елларының кара шәүләсе, илгә кайткач та, артыннан калмый аның. М.Галиев

2) күч. Изелеп яшәү, ирексезлек

3) күч. Уйлар, хис-тойгылар тәэсиренә бирелгән халәт. Бу сихерле музыка әсирлегеннән йөрәгемне тартып алып, үзен-үзе оныткан залга карадым. М.Әмир. Соңгы вакытта аны сагыш басты, хәтта көннән-көн сагыш әсирлегенә эләгә барганын үзе дә тоймый иде инде. Р.Газизов. Ул әле йокысы кочагыннан, бүген күргән төшләре әсирлегеннән чыннан да айнып бетмәгән. Т.Әйди

4) күч. Кемне дә булса үз янында калдыру, үзеннән читкә җибәрмәү; нәрсә дә булса икенче бер әйберне уратып алу. [Ләйлә:] Әни, мин сине үземә әсирлеккә алам бүген. М.Маликова. Тау битендә тамырланып яшәүче кәрлә чикләвек куаклары да – кар әсирлегендә. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә