ӘСИ’Р ИТҮ ф. 1) Сак астына алу, төрмәгә ябу, кулга төшерү. Угры Чалбай хан өске кирмәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. М.Хәбибуллин

2) күч. Кемнеңдер күңелен яулау; үзенә җәлеп итү, карату. Сөйгәнемнең күзләрендә мин беренче мәхәббәтемнең утлы, тере карашын күрдем. Шул мине әсир итте, шул миңа сөю тылсымы бирде. Г.Гыйльман. Шундый ирләргә генә хас таләпчәнлеге, ирләрчә үзенә тарту көче мине әсир итте. Г.Кашапов. Бәлки, Шәмгунның сүзе эшеннән аерылмавы, искиткеч кыю һәм тәвәккәл булуы Баһаветдинны әсир иткәндер? Т.Әйди

3) күч. Кемнеңдер ихтыярын сындыру, үзенә буйсындыру. Закон дәүләттә тәртип булдыру өчен чыгарылса, дин кешенең рухын әсир итә, җанын били. М.Хәбибуллин. Күр әле, күр! [Елан] Бичара баканы әсир иткән. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә