ӘСИ’Р БУЛУ ф. 1) Кулга алыну, дошман кулына бирелү. Атылу, кимендә әсир булуны көткән солдатлар үзара пышылдаша башладылар. Г.Гобәй

2) күч. Хис-тойгылар йогынтысында булу. Матур да соң [мәхәббәт ялкыны белән] яну! Бигрәк тә чын мәхәббәт белән янсаң. Әйе, чын мәхәббәтнең әсире булсаң. Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә