ӘСИР и. гар. 1. 1) Сугышта дошман тарафыннан кулга алынган кеше. Ул, барган төшкә, мылтык көпшәсен әсирнең калак сөягенә тигезеп-тигезеп ала, янәсе, син – мушкада, фашист. М.Әмирханов. Әмма ул – «Хәрби әсирләрнең сугышчан бердәмлеге»ндә элемтәче... Кем белә, бәлки, ул – бердәнбер каналдыр. М.Хәсәнов 2) күч. Хис-тойгыларның йогынтысына бирелгән кеше. Бүлмәдәге һәркем – музыка әсире. Ф.Сафин 3) күч. Вакытлыча кемнеңдер карамагында булган кеше яки берәр нәрсә. Син – минем әсирем бит бүген, мин сиңа бары тик сәяхәтең турында гына уйларга әмер бирәм. М.Маликова 2. с. мәгъ. Кулга төшкән, сак астында булган. Ачтан яшелләнеп, таланып-ялангачланып беткән әсир качаклар урман буендагы хуторга җитеп туктадылар. М.Галиев. Колшәриф мулла әсир егеткә Зөннар дип ат кушты. Р.Батулла. Аның командасы астында, шул яктан илбасарлар әсир кызларны алып чыгып китәләр. Н.Исәнбәт |