ӘСБАП и. гар. 1) Нинди дә булса эштә файдаланылган техник җайланма, прибор, аппарат, ярдәмлек һ.б.ш. кирәк-яраклар. Андагы бөтен экспонатларны, күргәзмә әсбапларны, гербарийларны, укытучыбыз җитәкчелегендә, без үзебез әзерләдек. Г.Тавлин. Ләкин планетаның температурасын турыдан-туры да билгеләргә мөмкин, моның өчен, аның инфракызыл нурланышын җирдәге аппаратлар һәм автомат планетаара станцияләргә урнаштырылган әсбаплар ярдәмендә тикшерергә кирәк. Астрономия

2) Берәр нәрсәнең комплектына кергән әйберләр җыелмасы. Эштән кайтып, тамак туйдырабыз да, уку әсбапларын алып, паркка китәбез. З.Фәйзуллин. Төп максат – табак-савыт, табын әсбапларын рекламалау. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә