ӘСӘРҮ ф. Гаҗәпләнү, аптырашка калу. Гармун тавышына, әсәреп, Хәкимҗан килеп керде. – Уһу, болай булгач, музыкантлар күбәйде, – диде ул. М.Мәһдиев

Әсәрә бару Торган саен ныграк әсәрү

Әсәрә башлау Әсәрергә тотыну

Әсәрә төшү Тагы да әсәрү

Әсәреп китү Кинәт, көтмәгәндә бик нык әсәрү. Бөтенесе әсәреп киттеләр, башларын читкә борып, ишек тарафына чигенә башладылар. М.Маликова

Әсәреп тору Күпмедер вакыт дәвамында әсәрү халәте кичерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә