ӘСӘРЛӘНҮ ф. 1) Ниндидер билгесезлек тойгысы кичерү, вәсвәсәләнеп, нидер көтү. [Ул] Йөрәгенең уч төбендәге кош баласы кебек талпынып тибүенә әсәрләнеп, палубага чыкты. К.Нәҗми 2) Нәрсәнең дә булса йогынтысына бирелү, тәэсирләнү. Бу күренештән әсәрләнеп, малай экранга тагын да ныграк беректе. Р.Низамиев. [Сәхи Гафуров:] – Син, аннан, бу тозакка күптән капмаганга охшыйсың, бүрегең чәч алдыргач чәчтарашлар сипкән хушбуй исен гаип итәргә өлгермәгән, бөркелеп тора, – дип сөйләнде, әсәрләнеп. Г.Тавлин Әсәрләнә бару Әсәрләнүе, акрынлап, тагы да арту Әсәрләнә башлау Әсәрләнергә тотыну Әсәрләнә калу к. әсәрләнеп калу. Кишектин югалды, карт тәмам әсәрләнә калды. М.Хәбибуллин Әсәрләнә төшү Тагын да әсәрләнү Әсәрләнеп йөрү Озак вакытлар дәвамында әсәрләнгән халәт кичерү. Ә инде Төркиядә сәяхәттә булып кайткач, ул, тәмам бу илгә гашыйк булып, әсәрләнеп йөрде. Р.Гатауллин. Ә җанымда Болгарстан күргән һәлакәтнең тоям газабын... Әсәрләнеп йөрим мин Болгарда – Әйтерсең лә мин үз куышымда. Р.Миңнуллин Әсәрләнеп калу Нинди дә булса вакыйга тәэсирендә, берәр төрле хәлдән соң кинәт әсәрләнгән халәт кичерү. Күгәне сыкрап ачылган ишектән керүгә, ул, өстәл тирәсендә ят ир утырганын күреп, әсәрләнеп калды. Р.Шакирова. Аппакның мондый сихри манзараны беренче тапкыр күрүе иде, тәмам әсәрләнеп калды. М.Хәбибуллин Әсәрләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә әсәрләнү. Байкучатов хуҗа ханымның әсәрләнеп китүенә гаҗәпләнмәде. Т.Әйди. Ул, әсәрләнеп китеп, очарга талпынган аккош шикелле, кулларын җәеп җибәрде. В.Нуруллин Әсәрләнеп тору Әле, хәзерге вакытта әсәрләнгән халәт кичерү. Сәер һәм кызганыч иде бөтен районга «усал» дип аты таралган кара мыеклы бу озын кешенең, япа-ялгыз, урман уртасында шулай әсәрләнеп торуы. Ф.Шәфигуллин |