ӘСӘРЛӘНДЕРҮ ф. Көчле кичерешләр уяту, артык нык дулкынландыру. Көймә әсәрләндерде мәйдан халкын? Р.Батулла. Атаклы очучының сөйләгәнен тыңлау да, җырлары илгә таралган хатын-кыз композиторның үзен күрү дә Миләүшәне әсәрләндерде. Р.Кәрами. Аны, көтмәгәндә, шундый яшьнәп торган егет, дәрәҗәле командир хәлендә күрү – күңелемне әсәрләндереп кенә калмады, йөрәгемне үкенеч, югалту тойгысы да чеметте. Т.Әйди Әсәрләндерә бару Торган саен ныграк әсәрләндерү Әсәрләндерә төшү Тагы да әсәрләндерү Әсәрләндереп бетерү 1) Тәмам, бик нык әсәрләндерү 2) Барысын да әсәрләндерү Әсәрләндереп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә әсәрләндерү. Үзе җырларга бик яратмаса да, туганының әлегә моңарчы ишетелмәгән бер моң-аһәңне көйләп баруы аны әсәрләндереп җибәрде. Р.Сибат. Әнисә, һаман йокыга тала алмыйча, мендәрен кочаклап, бәргәләнеп ятты. Гаепле кеше «квартиранты» булдымы, шул күңелен әсәрләндереп җибәрдеме, әйтә алмый. Т.Галиуллин Әсәрләндереп тору Һәрвакыт, даими әсәрләндерү. Балачактан ук мине ул [әбидән калган Коръән кисәкләрендәге язулардагы] серле хәрефләр үзләренә тартып, күңелне әсәрләндереп тора иде. Н.Гамбәров Әсәрләндереп чыгару Кинәт әсәрләнгән хәлгә җиткерү |