ӘСӘРЕНҮ ф. 1) Берәр төрле тәэсиргә бирелү, нәрсәдән дә булса куркынып китү. Нәҗип, әсәренеп, калтырап диярлек тыңлады карчыкны. А.Гыйләҗев. --- авылда, берәр кешенең хуҗалыгында күсе бар, дигән хәбәр ишетелсәме? Аңа бөтен авыл әсәренә иде. М.Мәһдиев

2) Нәрсәнеңдер тәэсиреннән хискә бирелү, хисләнү, дулкынлану. Ләкин шул вакытта тонык кына бер моң колакка бәреп керә. Без әсәренәбез. М.Мәһдиев. --- дөньяда тиңе булмаган шәһәр нигезләрен эзли, чагыштыра, үкенечле сызлана, сабыйларча әсәренә; үткәннәрне уята, бүгенгебезне уйландыра, киләчәгебезгә кисәтүле караш ташлый. М.Галиев

Әсәренә бару Торган саен ныграк әсәренү; әсәренүе акрынлап көчәю

Әсәренә башлау Әсәренергә тотыну

Әсәренә төшү Бераз әсәренү

Әсәренеп йөрү Озак вакытлар дәвамында әсәренү. Шактый вакыт әсәренеп йөргәч, чиксез горурлык, хәтта кәпрәю хисе кимеп, әз-әзләп, канәгатьсезлек хисе туа башлады. М.Маликова

Әсәренеп калу Ниндидер сәбәп белән яки берәр вакыйгадан, вакыттан соң әсәренү; кинәт әсәренү. Чү! Үз күзләремә, үз колакларыма ышаныргамы, юкмы, дигәндәй, кинәт әсәренеп калам. Э.Шәрифуллина. Табында тынлык туа. Барсы да әсәренеп кала. С.Сабиров

Әсәренеп китү Кинәт, көтмәгәндә әсәренү. «Олы юлга!» дип уйлады да, Галимҗан әсәренеп китте. А.Гыйләҗев. Мылтык күргәч, мин әсәренеп киттем, аны тотып та карыйсым килгән иде – горурлыгым комачаулады. З.Хөснетдинов

Әсәренеп тору Әле, хәзерге вакытта әсәренгән булу

Әсәренеп чыгу Әсәренгән халәт кичерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә