ӘСӘР II и. гар. тарт. форм. 1) Нәрсәгәдер хас сыйфат, шуның чагылышы, эзе, билгесе; тәэсир, йогынты. Шау-шулы вә мәшәкатьле көнне үткәреп, тын төнгә якынаю әсәре бөтен тирә-якны каплаган иде. Г.Ибраһимов. Хан кызының иң тирән, иң саф калебеннән җан ачысы илә чыккан сүзләре, ялварулары бар да җилгә китте, шаһзадәгә һичбер әсәр кылмады. Ш.Мөхәммәдев

2) Кешеләргә хас психик һәм физиологик күренешләрнең йөздә, күздә, гәүдәдә һ.б.да чагылышы. Кулъяулыгы белән күпме генә сөрткәләсә дә, Хөснуллинның керфексез күзләрендә, яшь тамчысы түгел, дым әсәре дә юк иде. Ф.Садриев. Йөзендә елмаю да, шатлык әсәре дә юк иде. Н.Акмалов. Ә ул остазының йөзенә туп-туры карап тора, аның агы зәңгәрсуланып торган коңгырт күзләре төбендә борчылу, үкенү, кыенсыну кебек хисләрнең әсәре дә чагылмый иде. М.Маликова

3) Кечкенә генә кисәк, өлеш; ачыкланган сүздәге мәгънәгә туры килердәй берәр әйбер. Тутайның тәнендә һичнинди кием әсәре юк: колак очындагы алкалар, муенындагы мәрҗән муенса, ике беләгендәге беләзек, бармакларындагы йөзекләр генә. Р.Батулла. Язын Мирзәки дә, Акмал да ипи әсәре күрмәделәр. Г.Ахунов. [Самат] Күк йөзенә күтәрелеп карады. Анда «болыт» дигәннең әсәре дә күренми, ап-аяз. Г.Гыйльман. Ник бер болыт әсәре булсын! Ф.Латыйфи

4) «Тереклек», «җан» сүзләре янында килеп, заты, иясе, мәгънәсен белдерә. Тау башындагы гаять зур ташка менеп күпме генә карансам да, тирә- юньдә җан әсәре чалынмады. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә