ӘСӘР I и. гар. Фән, сәнгать, музыка, матур әдәбият һ.б.ш. өлкәләрдә кеше тарафыннан уйлап чыгарылган, күргән-белгәннәрен, хис-тойгыларын чагылдырган, шул өлкәнең таләпләренә җавап бирерлек итеп үтәлгән иҗади хезмәт, иҗат җимеше. Нәби ага үзенең ятимлектә, детдомнарда үткән үсмер чагы турында яңа әсәр башлавын сөйли. М.Галиев. Кулыма төсле буяулар алып, чиста киндер каршына киләмме, зур галереяларда борынгыдан алып бүгенгегә килгән рәссамнарның әсәрләрен карап йөримме – шушы хикмәтле сүз искә килә дә төшә. М.Галиев. Сәйдәшев үз әсәрләрен үзе фортепианода уйный. Казан утлары. Искәндәр – үзе тотынган һәр әсәрнең фәлсәфи аһәңен ачып бирә ала торган җырчы. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә