ӘСӘД и. гар. 1) астр. Зодиак поясына туры килә торган йолдызлык атамасы һәм шул йолдызлыкның тамгасы; арыслан йолдызлыгы

2) Кояш календаре буенча унике айдан торган йолдызлыкның бишенче ае исеме (23 июльдән 23 августка кадәр) һәм шул айда туган кеше. Әсәдтә туган бала батыр була. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә