ӘРЧҮ ф. 1. 1) Нәрсәнең дә булса кабыгын, тышчасын берәр корал яки кул ярдәмендә чистарту, салдыру. Тәлгать газга су куйды, тиз-тиз бәрәңге әрчеде, суган турады, макароннар ваклады. Ә.Мушинский. – Җиңги, дим, пылауга ничә баш суган әрчим соң? – диде әле һаман җавап ишетмәгән үсмер. Т.Әйди. Хәмидә белән, икәүләп, балык әрчергә тотындылар. Ш.Камал. Сабадан күкәй пешереп алып барган идек. Шуны әрчеп ашадык хатын белән… Т.Нәҗмиев // сөйл. Төргән әйберне ачу, таратып салу. Апа кеше, кәгазьне әрчеп, күчтәнәчне кабып карарга кушты. Ф.Дунай 2) Берәр урынны комачаулап торган яки артык булган төрле чүп-чардан, пычрактан, кардан һ.б.ш.дан арындыру, чистарту. Аттаукай, әледән-әле, нартадан төшеп янәшә атлый, иелеп, куллары белән карны әрчи, сопка түбәләрен күрергә тырышып, як-ягына карана. А.Мифтахетдинов. [Хуҗа:] Дүртегез дә бүген кырыгар чиләк су чыгарып, шул коены әрчеп, тазартып, эшкә кертегез. Г.Исхакый. Бераздан, башын чайкап, чәч дулкыннарыннан маңгаен әрчеде дә, озын керфекләрен тибрәтеп, сәгатенә карап алды. М.Юныс 3) Берәр нинди урында үсеп утырган агач-куакларны тамырлары белән йолкып алу, шулардан арындыру. Бер гектар чамасы җирдән тал-тирәк әрчү. Ш.Камал. Шулай итеп, тиз генә җирне әрчеп, шалканны чәчеп тә куялар. Х.Гатина 4) күч. Илне, коллективны яки нинди дә булса урынны корткычлардан, дошманнан һ.б.дан азат итү, аларны куып чыгару. Ничек кенә булса да Олы Ширмә авылын аклардан әрчергә! Һ.Такташ // Берәр урынга кереп тулган, кирәкле дип саналмаган кешеләрдән арыну, аларны куу. Каравылчы Габделвәли каравыл йортын әңгәмә вакытында оеп ауган малай-шалайдан әрчергә тотынды. М.Юныс 5) күч. Басу, урлау, бернәрсә калдырмый алып чыгу 6) күч. Күпме булган, шуларның берсен дә калдырмый оту 7) күч. Күп чыгым тоту; тотып, файдаланып бетерү 2. и. мәгъ. Урманда агач һәм куаклардан чистартылган ачыклык. Икенчедән, иртәгәдән башлап, һәр йорт, өч көн буе, үз әрчүләреннән мал-туарга кышлык печән әзерләячәк. Р.Сибат. Әнә агачлар арасыннан яктысы күренгән алан – Моратай әрчүе инде ул. Г.Бәширов Әрчеп бару Бер-бер артлы, рәттән әрчү Әрчеп бетерү Ахырынача, тулаем, барысын да әрчү. Шәһәрдән кайткан яшьләр учак янына килгән чакта, болар бәрәңгене әрчеп бетерәләр. Ш.Камал. Әлифә әнә кәбестәнең кабыкларын әрчеп бетерсә дә, һаман эченнән кәбестәсен таба алмый интегә. Ш.Галиев Гобәйдулла абзый, ышнаңны әрчеп бетердем, төпләрен кагып, ызанга өеп куйдым. Т.Гыйззәт Әрчеп бирү Кем өчендер әрчү, әрчергә ярдәм итү. Аннан Зәйнәп тышта уйный, Әнисенә булыша: Йөри иркен һавада. Йә бәрәңге әрчеп бирә, Рәхәтләнеп чана шуа, Йә савытлар юыша. Ш.Маннур. И-и, Сәләхетдин абзый, бәрәңге пешерергә җыенасың, ахры, кая, үзем әрчеп бирим бәрәңгеңне. М.Ибраһимов Әрчеп карау Әрчергә омтылу, нәрсәне дә булса әрчергә тырышу. Менә хәзер ул унны бетерә, аның әле бәрәңге әрчеп караганы да юк. Ф.Яруллин Әрчеп кую Алдан әрчү; әрчелгән хәлгә китереп әзерләп тору. Илсөяр хәзер өйдә дөнья көтә: әтисе белән әнисе мәктәпкә киткәч, өстәл җыештыру, савыт-саба, идән юу, бәрәңге әрчеп кую аның вазифасына әйләнде. Р.Хәбибуллина. Әнвәр, пәкесен алып, ялт итеп, кабель очын әрчеп тә куйды. Х.Камалов Әрчеп ташлау Тиз-тиз, кыска вакыт эчендә әрчү Әрчеп тору Әле, хәзер, күз алдында әрчү; һәрберсен, булган берсен әрчү Әрчеп утыру Әле, хәзерге вакытта әрчү. Берзаман кияве кайтып керсә, бабай кешебез инде, җиңен сызганып, бик матурлап кына, бәрәңге әрчеп утыра, ди, икән шул. Н.Исәнбәт Әрчеп чыгу Һәрберсен, барысын да ахырынача әрчү Әрчи бару к. әрчеп бару Әрчи башлау Әрчергә тотыну |