ӘРТИС и. фр. сөйл. 1) Һәрвакыт уңайсыз, көлкеле вакыйгаларга тарып, тирә-юньдәгеләрдә елмаю уята торган беркатлы кеше. [Мәхмүт Бикмәткә:] – Кем дип… шул инде, бар бит безнең авылның әртисе. Ә.Баянов 2) Тормыш ваклыкларын кызыкка әйләндерүче, кыенлыкларны мәзәк, уен белән үткәрергә тырышучы кеше. Тормышта да кайвакыт уйнарга туры килү турында сөйләгәндә, аңлау катыш көлү мөнәсәбәтен белдерү өчен, үзгәртелгән «әртис» сүзе файдаланылган. Р.Абдуллина |