ӘРТИЛ и. сөйл. к. артель. Улы Ташкәй дә чалгычылар арасында шәйләнмәде, гәрчә ул әртилдә эшләсә дә, авылның язылмаган законы буенча, печән өстендә уртада булырга тиеш. Я.Зәнкиев. Бүген сызгыр – [балта осталары] әртилләре белән киләчәкләр. Г.Ахунов ◊ Әртил мунчасы Кычкырып-кычкырып көлүләр, бер-берсен бүлә-бүлә нәрсә дә булса сөйләүләр, каты бәхәсләрдән торган һәм тәмәке төтене белән тулган бүлмә. Тәмәке төтененә буыла-буыла ютәлләүләр дә кушылгач, бүлмә эче әртил мунчасына охшап китте. К.Тинчурин |