ӘРСЕЗЛӘНҮ ф. 1. 1) Әрсезгә әйләнү, оялып тормыйча эш итү, әдәп сакламау. Аяк-кулларын бәйдән бушаткан арада, бете котырган басмачы аңа чамадан тыш сыланып әрсезләнсә дә, Балҗан чыгымламады, хәлдән тайган кеше сыман, бөтен күкрәге белән, аның өстенә үзе ишелеп төште. Т.Әйди. [Сәүдә:] Син бит – егет кеше, синнән калырга ярамый миңа. Шофёрлар әрсезләнде. Г.Ахунов

2) Бөтен җиргә таралу, басып китү. Елдан-ел биегәя, әрсезләнә, куера барган шайтан таягы урманына өчәүләшеп карап торалар. А.Гыйләҗев

2. әрсезләнеп рәв. мәгъ. Оялып тормыйча, әдәп сакламыйча. Әрсезләнеп, кадеремне югалтып, бүтән озата кайтмадым. Ә.Фазылҗанов. Безнең көндәлек тормышыбызга әрсезләнеп кергән зур гаугалар, төрле гайбәтләр, акча табу мәшәкате каядыр китеп югалды. М.Юныс

Әрсезләнә бару к. әрсезләнеп бару. Һич көтмәгәндә, Рөстәм, әрсезләнә барып, «һөҗүм»гә күчте. З.Дәүләтов

Әрсезләнә башлау Әрсезләнергә тотыну. Әсирләр, үз кешеләренең якын икәнлекләрен сизеп, әрсезләнә башлыйлар. Г.Әпсәләмов

Әрсезләнә төшү Тагы да әрсезләнү; бераз әрсезләнү. Хәтирә, уйга калып дәшмирәк торганны күрсә, тагын да әрсезләнә төшә. М.Әмир. Мин, кочаклап, тоткынга егылырга һич тә ирек бирмәсемне аңлагач кына, аз-маз кыюлана, әрсезләнә төште. К.Миңлебаев

Әрсезләнеп бару Аз-азлап, көннән-көн әрсезлеге көчәю

Әрсезләнеп җибәрү Кинәт әрсезлек күрсәтү

Әрсезләнеп йөрү Хәзерге моментта яки озак вакыт дәвамында әрсезләнү. [Равил Рухияга:] – Ул үзе генә әрсезләнеп йөриме, әллә син үзең дә аны якын итәсеңме? – [диде]. В.Нуруллин. Бу бит – Борһан эше түгел, ә Мортаза коткысы, дип уйлады Мәдинә. Борһан үзе болай әрсезләнеп йөрмәс. М.Хәсәнов

Әрсезләнеп карау Бик нык әрсезләнү

Әрсезләнеп китү Билгеле бер вакыттан соң, кинәт әрсезгә әйләнү

Әрсезләнеп тору 1) Әле, сөйләү моментында әрсезләнү

2) Бертуктаусыз, озак әрсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә