ӘРСЕЗ с. 1) Бернәрсәдән дә тартынмаган, үз-үзен артык иркен тоткан. [Нәркисә:] Гөләп чәчәге кебек чәнечкеле, чегән кызы кебек әрсез була ул. С.Хафизов. Әрсез кеше – сумала, алдыңнан булмаса, артыңа сылана. Н.Исәнбәт. Абыйсын күптәннән күргәне булмаса да, Сабитның яшь чактан ук һавалы, комсыз һәм әрсез икәнен онытмаган Нәҗипнең күргәннәренә әллә ни исе китмәде. А.Гыйләҗев

2) Тәкәллефсез, әдәпсез. Моңарчы юньле өс-баш күрмәгән, тамагы туя ашамаган, шулай да оятсыз тәкъдимнәрне, әрсез күз карашларын шактый очраткалаган Наилә, «гашыйк» сүзен ишеткәч, түзә алмады: «Кем ул алай?!» – дип сорады. А.Гыйләҗев

3) Ямьсез, күңелгә ятышсыз. Тик менә аның үзен дә мыскыллап телгә алучы бу әрсез тавыш Камали йөрәгенә тагын борчу салды. К.Нәҗми

4) Күңелгә килеп бертуктаусыз борчып, газаплап торган. [Чыңгызның] Җанын суырып торган әрсез сорауларның берсе кинәт юкка чыкты. З.Садыйков. Тик, ни өчендер, ул әрсез һәм ябышкак хисләреннән бөтенләй үк котыла алмый. А.Вергазов

5) Авырлыкларга бирешми торган, чыдам; берәр эш-хәлне сабырлык белән уздыра торган, түземле. Ат, мескен, болай да бик әрсез нәмәрсә ул, егылганчы эшли. Г.Гобәй

6) Аш-суга талымсыз, нәрсә туры килсә, шуны ашый торган. Миңа ярый бу су да, мин бит әрсез. М.Гафури

7) Шартларның нинди булуына карамастан, төрле урыннарда үсә ала торган, күп булып һәм тиз үрчи торган. Әмма май аенда инде болай да сирәк үсемлекләрнең күбесе корып бетә, талымсыз саксавыл белән әрсез янтак кына анда-санда күзгә чалына. Т.Әйди

8) Кешегә, мохиткә игътибар итмичә, табигый инстинкт яки яшәү өчен кирәкле ихтыяҗларны үтәүне дәвам иткән. Колак төбендә генә әрсез черкиләр безләп торды. Я.Зәнкиев. Теге зур күлнең суы һаман азая, кибә барып, берәр дистә әрсез вә җәнҗаллы бакаларга шаулашып, кычкырышып торырлык кечкенә бер сазлык булып калган иде. Ш.Камал. Әрсез тавыклар, аның тирәсендә бәргәләнеп йөреп, бер-берсенең авызыннан өзеп орлык чүплиләр, ә ул һаман сөйләнә. Ә.Еники

9) Көн дә киелә торган. Һәркайсы өстенә, бизәкле итеп, үзләре бәйләгән йон фуфайка яисә сугыш вакытында иң әрсез һәм талымсыз кием – яшел тәнҗылыткычлары кигән кызлар, киленнәр Нәфисәнең Хәйдәр белән берүзе баруын елмаешып карап калалар. Г.Бәширов

◊ Әрсез алабай Әрсез, оялу, кыенсыну, уңайсызлану белми торган кеше турында. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса, нишләрсең син, бичара? Ф.Хөсни. [Җамал:] Өйрәледә – бер кич, боткалыда ике кич гомер үткәреп йөрүче әрсез алабай сыман инде үзем. Ф.Сафин. Әрсезгә кия торган Һәркөн эшкә, көндәлеккә кия торган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә