ӘРНҮЛЕ с. 1. 1) Чәнчеп (сызлап, кысып-кысып) авырта торган. Аның кайчандыр әрнүле булган яралары төзәлгән. А.Шамов 2) күч. Сагышлы, ачынулы, кайгылы; күңелсез. Шулай да кайчак ул күңелемдәге әрнүле уйларны баса алмый. А.Шамов. Бу тойгы аның ялгыз вакытларында була; күбесенчә, ул мондый вакытларда авыр һәм нечкә әрнүле хәсрәт белән елыйдыр иде. Ш.Камал 2. рәв. мәгъ. Әрнү белән; әрнү белдереп. Ул, башын чайкап, әрнүле елмайды. Ф.Галиев |