ӘРНҮ ф. 1. 1) Берәр әгъза яки тән җәрәхәте чәнчеп, кысып, сызлап яки ачытып авырту. Ә язгы сулар белән бергә чыккан шул «чебиләр»нең әрнүенә төне буена елап чыккан малайлар. З.Зәйнуллин. Җиңелү әчесе дә, тезенең әрнүе дә берьюлы, сызлану булып, биткә чыкты. Р.Батулла. [Кыз] Аягы, тез капкачлары әрнүгә түзә алмыйча, торып утырды. Ф.Гыйльми

2) күч. Ачыну, өзгәләнү, рухи газап кичерү. Хәтта менә шушы соңгысы янында була алмау да ниндидер бер әйтеп биргесез әрнү, мәңгелек үкенеч булып калды. Н.Акмалов. Председатель әйткән хәбәр башта аны аптырашка салса, хәзер ул бәйләнгән яраны чишеп, ертып җибәргәндәге шикелле әрнү белән алышынды. Ф.Садриев. Үзенең бу наданлыгына әрнеде, хурланды. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. Ачы тойгы, көенү, пошыну хисе. Габделхәйнең күңелендә яшь бабасына карата кызгану һәм әрнү хисе калкып куйды. Н.Фәттах

Әрнеп алу Бераз, аз гына, кыска вакыт эчендә әрнү

Әрнеп бетү Тәмам, соңгы чиккә җитеп әрнү. Ул, төннәрдә ялгызы саташып, әрнеп --- бетте. Г.Ибраһимов

Әрнеп йөрү Озак вакытлар әрнү кичерү. Менә шуларга йөрәгем бик әрнеп йөри. Ә.Айдар. Үзем, һаман, бөтен дөньясына ләгънәт укып, әрнеп йөрим. Г.Ибраһимов

Әрнеп калу Нинди дә булса вакыйгадан соң әрнегән халәт кичерү. Кабереңне кочып еласам да, Калды мәңге әрнеп йөрәгем. Ш.Маннур

Әрнеп китү Кинәт әрнү. Әллә кайсы урыны әрнеп китте. М.Гафури. Шуны уйлагач, йөрәк әрнеп китә. А.Шамов. Күргәч, минем дә җаным әрнеп китте. Г.Ибраһимов

Әрнеп кую Кинәт бераз әрнү хисе барлыкка килү. Мондагы итләрне бездәге итләр белән чагыштырасың да, күңелләр әрнеп куя. М.Юныс. Фәтхия әби туй кирәгенең актык әзерлекләрен бетерергә ашыгып йөри иде, кунак хатынны күргәч, бөтенләй әрнеп куйды, өстенә көтелмәгән шомлы күңелсезлек капланган кебек булды. Г.Ибраһимов

Әрнеп тору Әле, хәзер әрнү кичерү. Йөрәк ашыгыбрак тибә, нервлар әрнеп тора. М.Юныс

Әрни башлау Әрнергә тотыну

Әрни төшү Тагы да әрнү; бераз әрнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә