ӘРНЕШҮ ф. сир. 1) к. әрнү (1 мәгъ.). Эчтән әрнешеп-әрнешеп елаган бала һәм эчке аһәңле моң белән баласын юаткан ана авазы ишетелә. Ә.Айдар

2) күч. Рухи газап кичереп ачыну, пошыну. Инде Төхфәтнең, терелеп барганда гына, болай тиз арада авырып аяктан егылуы Газизәнең күңелендә Төхфәтне әрнешеп кызгану хисләре тудырды. Ш.Камал. Кубрат хан әрнешеп үкенү тойды. М.Хәбибуллин

Әрнешеп тору Әле, хәзерге вакытта әрнешү. [Мәдинә:] Мин бармак һәм тезем белән әрнешеп тора идем. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә