ӘРНЕТҮ ф. 1) Нәрсә дә булса берәр әгъзаны яки тән җәрәхәтен ачытып авырттыру, сызлату

2) күч. Рухи газаплау, күңелне борчу. Кайчагында, ул тойгы акрынлык белән көчәя, куера, аның йөрәген бик нечкә сызландырып суыра, күңелнең үзәген нык кына әрнетеп кимерә башлый. Ш.Камал. Юк, хәзергә ярамый әле, ул районга аяк басып, йөрәгемдәге иске яраларны әрнетү. Г.Тавлин. Шулай да күзләрен әлеге зәһәрле сорау һаман әрнетә иде. Ә.Баянов. Бу борчылу, Кырлайны, Казанны сагыну тойгылары белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте? Ә.Фәйзи

Әрнетә башлау Әрнетергә тотыну. Якынайган саен ныграк сизелә барган салкынча һава агымы, манма тиргә баткан тәнгә рәхәтлек бирсә, терсәк һәм тез башларындагы кан укмашкан яраларны исә ачыттырып әрнетә башлады. М.Галиев

Әрнетә бирү Әрнетүен дәвам итү

Әрнетә төшү Тагы да әрнетү; бераз әрнетү

Әрнетеп алу Аз гына, кыска вакыт эчендә әрнетү. Йөрәкне югалту тойгысы әрнетеп алды. М.Юныс

Әрнетеп җибәрү Кинәт әрнетергә тотыну. Бу сүзләр Мәдинәнең күңелен әрнетеп җибәрде. М.Хәсәнов

Әрнетеп карау Бик нык әрнетү

Әрнетеп килү Күптәннән, электән үк әрнетү

Әрнетеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз әрнетү. Танклар килгәнче өлгерә алмаслар инде, дигән борчу эчен әрнетеп торды. Х.Камалов. Бу дата ананың йөрәген, өзеп, әрнетеп тора инде. Х.Камалов

Әрнетеп узу Бераз, тиз арада әрнетү. Үкенү хисе, ачык ярага тоз салган кебек, тагын бер кат әрнетеп узды. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә