ӘРНЕТКЕЧ с. 1) Ачытып авырттыра, сызлый торган. Әрнеткеч, төзәлмәс авырудан, иле, тәхете язмышы хәсрәтеннән интеккән Мөхәммәт Әмин хан, тагын берәр ел яшәп, бар планнары җимерелгәнне сизеп, 1518 елның декабрендә вафат була. М.Гайнетдинов

2) күч. Күңелне әрнетеп торган, тирән газаплы борчуга салган. Дәүран би кызы белән ярәштерелгән яшь морзаның күз яшьле, маҗаралы, газаплы һәм әрнеткеч мәхәббәт кыйссасы ишетәсе килә иде. Ф.Латыйфи. Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә, һаман, аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ә.Фәйзи. Аннары – китап тышлыгындагы әрнеткеч язу: «Язмышның корбаны буласым килми». А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә