ӘРМӘН и. Телләре һинд-европа телләренең аерым бер тармагын барлыкка китергән, Әрмәнстанда яшәүче төп халык (үзатамалары – хай) һәм шул халыкның бер кешесе. Шунда бер егет яклап чыкты. Әрмән егете Гурген Атаян. Җ.Тәрҗеманов. Без хезмәт итәргә тиешле часть шәһәрдән бераз читтәрәк, әрмән зираты янындагы хәрби шәһәрчектә иде. Ә.Галиев. [Саркис:] – Мин сиңа әрмән табышмагы әйтәм, шуны чишсәң, тулы акыллы кеше санала аласың, – диде миңа. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә