ӘРЛЕ’-БИРЛЕ рәв. 1) Әүвәл бер юнәлештә, аннан шул юнәлешкә каршы (хәрәкәт итү турында). Корычбай, күн перчаткалы кулын билендәге пистолет сабына салып, рәт алдыннан әрле-бирле йөренгән була. М.Галиев. Бераз вакыт, асылынган килеш, аякларын әрле-бирле селкетеп, җиргә төште. Ш.Камал. Анда асраулар әрле-бирле әйбер чыгарып йөриләр иде. Г.Исхакый. Ялгыз паровозлар әрле-бирле чабышып, манёвр ясап йөриләр. Г.Гобәй 2) Әле монда, әле тегендә; тегеннән монда, моннан тегендә. – Больницадан баш врач квартирына җибәрделәр. Анысын алып килгән идек, теге, хатыннарны карый торган кенәз Юсуповны алып килергә кушты. Әрле-бирле чаптык шунда, – дип аңлатты Гариф. М.Маликова. Дамба өстендә әрле-бирле куышкан эт көтүенә оятсыз сүзләр кычкырып, җан иясе күренмәгәч, кыеклап, олы юлга чыктылар. К.Нәҗми 3) Әле бер якка, әле икенче якка. Газетаны әрле-бирле әйләндерә башладым. Ш.Камал. Бәдрикамал карчык, уйларыннан арынып, эчкә баткан күзләрен әрле-бирле йөрүче Хәбибкә төбәде. Р.Гыйззәтуллин 4) Аннан-моннан, өстән-өстән генә, җиңелчә. [Мәдинә:] Баланы мәктәпкә озатып, өйне әрле-бирле генә җыештырган идем. Ш.Камал ◊ Әрле-бирле сугылу (сугылып йөрү) Эшсезлектән, берәр төрле күңелсез хәлдән, нәрсәгә дә булса борчылудан, күңел төшенкелегеннән һ.б.ш. сәбәпләрдән, эч пошып, нишләргә белмичә аптырап йөрү. Әрле-бирле сугылып йөри торгач, Сафаның авыруы да узып китмәсме? Ю.Әминов |